–Төркемебездә 27 бала. Без аларны ике яшьлек вакытта кабул итеп алабыз һәм җиде яшькәчә тәрбиялибез,–дип мавыгып, яратып эше турында сөйли әңгәмәдәшем. – Махсус программага нигезләнеп эшлибез: ул бала туганнан алып мәктәп яшенә җиткәнгә чаклы чорны үз эченә ала. Тәрбия уен формасында алып барыла. Мин эшемне бик яратам. Шунсыз булмый да. Баланы бит чын ихластан яратканда гына алар сиңа тартыла.
Сабыйлар телен, аларның күңелен аңлый белгән, түземле, сабыр кеше генә чын тәрбияче була аладыр. Лидия Софронова әнә шундый инде.