Шулай ук капчык киеп узышу, көянтә-чиләк белән су ташу, гер күтәрү, кул көрәштерү бәйгеләре дә бик җанлы барды.
Татарча көрәштән соң Дзержинск спортчылары билбау көрәшенә күчтеләр. Анда ул шактый популяр икән. Билбау көрәше бит беренче тапкыр Казанда узган Универсиада программасына да кертелгән иде.
Шәһәр безгә бик ошады. Әлеге кала чагыштырмача яшь әле, әмма аның тарихы кызыклы. Шәһәрнең зур бер предприятиесе директоры, тарих белән нык кызыксынучы Хөсәен Сабитов сөйләгәннәр безгә зур яңалык булды.
–Бөек Ватан сугышы чорында һәр икенче авиабомба һәм һәр өченче "Катюша" снаряды Дзержинскида җитештерелгән. Шуңа фашистлар шәһәрне шартлатмыйча, заводларын төзек хәлдә яулап алу турында план корганнар,–ди ул.
Мин Дзержинскиның татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Мостафа Фатыйхов белән җае чыккан саен аралашырга тырыштым. Түбән Новгород өлкәсендә нигездә татарлардан торган өч район – Красный Октябрь, Сергач һәм Спас районнары бар, ди ул. Халык анда бик эшчән, таза тормышлы икән. Кешеләр, мая туплап, шәһәрдә фатирлар сатып алалар һәм аны Түбән Новгородта түгел, ә Мәскәүдән алу җаен карыйлар икән.