Югары Әлморзада яшәүчеләр бергәләп тыкрык-урамнарны җыештырганнар

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе
Торак пунктларның чисталыгын тикшереп торучы район комиссиясе Юхмачы җирлегенә кергән авылларда булып кайтты.Югары Әлморзада яшәүчеләр нык тырышканнар, һәр хуҗа үз йорты тирәсен, бергәләп тыкрык-урамнарны җыештырганнар. Ә менә Түбән Әлморзада җыештырасы бар әле, чөнки биредә бушлыклар, хуҗасыз мәйданнар күп. Юхмачыда буш өйләр тирәләре генә тәртипкә китерелмәгән. Җирлек советы тырышлыгы белән урамнардагы карт агачлар киселгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International