Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез!
2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Бәйрәмнең барлыкка килү сәбәпләре җитди булса да, тора-бара ул, бигрәк тә безнең Татарстанда, алтын көзнең күңелле бер вакыйгасына әверелде. Әбиләр, бабайлар аны көтеп ала, яшьләр быел безне ничек хөрмәтләр икән, беребезне дә онытып калдырмасыннар иде, дип уйланалар, ә аннары бәйрәм үтеп киткәч тә әле, искә төшереп-төшереп бер-берсенә сөйлиләр. Димәк, олыларыбызның өметләре акланырлык, күңелләре булырлык итеп уздырасы иде алдагы ул көнне. Бездә шулай кабул ителгән инде: 55 яше тулган хатын-кызны, 60 ны тутырган ир-атны өлкәннәр, ягъни картлар категориясенә кертәләр. Әмма алар үзләре моның белән ризалашырга теләмәс, мөгаен. Чөнки тормышыбыз хәзер шулкадәр матур, ризыгыбыз мул, ә көнкүрешебездәге авыр хезмәтне техника башкара. Шуңа да пенсия яшенә җиткән өлкәннәргә күз тимәсен, диясе генә килә: алар физик яктан да яшь, матур, энергияләре дә ташып тора. Шуңа да 55-60 яшькә җиткән кешеләрнең күпчелеге эшләвен дәвам итә, белеме, тәҗрибәсе белән җәмгыятькә файда китерә (алар безнең районда 1200 тирәсе). Билгеле, андыйларга картлар дип әйтергә кемнең теле әйләнсен!
Арабызда ихтирамның иң олысына лаек Бөек Ватан сугышы ветераннары да бар. Кызганыч, сугышта катнашкан бабайларыбызның саны егермегә дә тулмый инде. Ул дәһшәтле елларда үсмер килеш колхозда хезмәт куйган өлкәннәребез 600 дән артыграк. Ирләрен яу кырында югалткан 98 тол әбиебез бар. Ветераннарның һәрберсенә учреждение-оешмалар җитәкчеләре, мәктәпләр шефлык итә, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын ачыклап, кирәк чакта ярдәм итәргә тырыша.
Ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышуны "Кайгырту" үзәге үз өстенә алды. Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең өйләрендә тәрәзәләрне җылыту, әлегә җыелмаган яшелчәләрне урнаштыру, йорт тирәсен тәртипкә китерү кебек эшләрне башкаралар.
Болар барысы да бик кирәкле, яхшы эш. Әмма 1 октябрь – Өлкәннәр көнендә һәр әбекәйне, һәр бабайны аларның балалары, оныклары да тәбрикләргә, тәмле конфет, һинд чәе, үзбәк җимеше белән сөендерергә онытмасын иде. Чөнки алар бит безнең газиз әти-әниебез, сөекле дәү әниебез, дәү әтиебез. Беренче чиратта аларны без, балалары карарга тиешле бит.
Бәйрәм белән, кадерле өлкәннәребез! Көннәрегез якты, тормышыгыз имин, сәламәтлегегез нык булса иде. Яшьләргә акыл биреп, рухи терәк булып озак яшәгез. Тормыш бигрәк матур бит!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
27
май, 2026 ел
28.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 27 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 май 2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез көнбатыш җиле көчәеп 15-20 м/с ка кадәр җиткән (Казанда 15-17 м / с).
26
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү.
Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз