–Менә бу йорт без яшәгәннәрнең унберенчесе! Уйлап кара инде, төпләнеп җитмисең, тагын кубарыл, тагын күчен. Ни хуҗалык җыярга, ни бакча тотарга юк,–ди әбекәй.
–Кая яшәсәк тә, тик тормадым инде, эшләдем. Балаларны арбага утыртам да, эшкә китәбез. Кузнечихада май заводында, Матакта хәзерләүләр конторасында эшләдем, –ди ул, әллә ни тирәнгә китми генә.
Тормыш иптәше Александр Федорович авариягә юлыгып, бик нык гарипләнгәч, ун ел урында ята. Оля әби аны соңгы көненә чаклы карый, ничек тә аякка бастырырга өметләнә. Әмма булмый шул – гомер юлдашы хатыны кулында җан бирә.
Оля апаның уңганлыгына таң калырлык. Урамнан ук аның өй каршысы чиста итеп җыештырылган. Шактый зур мәйданлы бакчасында ник бер чүп үләне булсын! Уңышы җыеп алынган түтәлләрне дә, кура җиләге араларын да казып куйган, сарымсакны да утырткан инде ул! Сукмаклары ялт иткән, такта баскычлар кырып юылган.
–Бу идәннәрне ничек шулай чиста тотасың? Юулары да ансат түгелдер…–дим, сокланып.
–Хәзерге идәнне юуның нәрсәсе бар инде? Вәт менә элек нарат такталарны кырып-кырып юа идек. Өйдә су агып тора, газ җылыта, яп-якты. Тормыш бигрәк ансат бит, сөенә-сөенә эшләргә генә, – ди әбекәй.