Пенсия фондының район идарәсе мәктәпләрдә укучылар өчен “Бердәм пенсия белемнәре көне” үткәрә

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
“Иминият пенсияләре” Федераль законы гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсия хокуклары формалашуның һәм пенсия исәпләүнең яңа тәртибе кертелә. Элеккечә үк картлык буенча пенсиянең күләме иминият взнослары күләменә бәйле булачак. Стажның әһәмияте бигрәк тә арта. Яңа формула буенча пенсия хокуклары һәр ел өчен балларда – индивидуаль пенсия коэффициентларында теркәләчәк. Иминият пенсиясен исәпләгәндә һәр елның пенсия коэффициентлары кушыла. Һәм бары тик рәсми, “ак” хезмәт хакы гына исәпкә алына. Хезмәт хакы югарырак булган саен баллар да күбрәк була. “Бердәм пенсия белемнәре көне”ндә Пенсия фонды хезмәткәрләре яшьләргә пенсия турындагы яңа закон тәртипләрен аңлатачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International