Корбан бәйрәме белән районыбызның барлык мөселманнарын Фердинат Дәүләтшин котлый

2014 елның 3 октябре, җомга
"Корбан гаете – бөтен дөнья мөселманнары өчен зур әһәмияткә ия вакыйга. Ул динебезгә хас булган кешелеклелек, пакьлек, әхлаклылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны символлаштыра, туганлык, Ходайны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен яңарта. Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче дин дә. Районыбызда  төрле диннәрне тотучы  кешеләрнең дус һәм тату яшәве – олы казанышыбыз. Иртәгә – бәйрәм иртәсендә барлык мәчетләребездә гает намазлары укылыр, сәдакалар бирелер, корбаннар чалыныр, туганнар, күршеләр, мохтаҗлар корбан итеннән авыз итәр. Чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне гает белән котлап, һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, җан тынычлыгы, иман байлыгы телим",–диелә котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International