Безнең әтиебез Абдулла Шәрәфиев авыр, әмма матур тормыш юлы узды

2014 елның 3 октябре, җомга
Ул мулла гаиләсендә дөньяга килгән, әтисе туган авылы Яңа Салманда мәдрәсәдә укыткан. Көннәрнең берендә аларга әтиләрен кулга алырга җыенулары хакында хәбәр килеп ирешә. Ата белән ана тиз генә киңәшләшәләр дә дүрт балаларын алып авылдан чыгып китәләр. Ташкент шәһәренә дип сәфәр чыккан гаилә юлда бик күп азап чигә. Әтиләре каты авырып китә. Язмыш ирке белән алар Тула өлкәсенә килеп урнашалар. Әти-әнисе шахтада эшли башлый. Әмма гаилә башлыгы авыр чирдән арына алмый, озакламый дөнья куя. 
 
Шулай итеп, әтиебез 8 яшендә ятим кала. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Алар яшәгән җирләрне бомбага тоталар. Тагын мең нужалар белән гаилә туган ягына кайта. Әмма авылда калган өйләре инде юк – аны хастаханәгә утын өчен сүткәннәр. Тормыш әтине иртә олыгайта. 14 яшендә инде ул үзен бөтен гаилә, авыру әнисе өчен  җаваплы хис итә.
 
Башта ул ат белән эшли, аннан трактор ышанып тапшыралар. Тиздән Салман совхозының мастерской мөдире итеп билгелиләр, шунда ул лаеклы ялга чыкканчы  эшләде. Әти хезмәтен намус белән, зур тырышлык белән башкарды. Бөтен күңелен, энергиясен эшенә бирә, иртәдән кичкә кадәр мастерскойдан кайтып керми иде. Ул төнлә дә уянып, кайда трактор гөрелдәвен тыңлап ята, җәяүме, аттамы хәлне ачыкларга дип шунда чыгып китә иде. Элекке тракторчылар хәзер елмаю катыш искә төшерәләр: Абдулла абыйның аяк тавышларын ишетүгә тизрәк беренче очраган ачкычны алып трактор астына чума, "ремонтлый" башлый идек, диләр. 
 
Тырыш хезмәте өчен әтиебез  ТАССРның атказанган механизаторы исеменә лаек булды. Лаеклы ялга чыккан көнне үк ул тәмәке тартуын ташлады, намазга басты. Шуннан бирле  бер генә мәртәбә дә уразасын калдырмады, өстәмә ураза да тота иде. Үзе шәригать кануннарын бик төгәл үтәп, әти бүтәннәргә дә үгет-нәсихәт бирә, ислам юлына басарга өнди иде.
 
Ул вак-төяккә дә балалар кебек шатлана белә, алмагачлар үстерә, беренче суырткан балны тирә-юньдәге ялгыз әбиләргә тарата иде. Гел хезмәттә булды, телевизор карап тик ятуны күз алдына да китерә алмый иде. Әҗәткә сорап керүчеләрне беркайчан кире бормады. Бүгенге имин, мул тормыш өчен Ходайга гел рәхмәт укыды.
 
Җәмәгате Мәрьям Насыйбулла кызы белән алар 65 ел бер җан булып яшәделәр. Югары белем түләүле булган чорда энесе Мәгъсүмне табиблыкка укыталар (ул Сихтермә хастаханәсендә, аннары Лениногорскида хирург булып эшли). Өч улларын хезмәт сөяргә өйрәтеп, тәртипле итеп үстерәләр. Ике олысы хәзер табиблар, кечесе ветеринария табибы. Әти белән әни үз гомерләрендә  әллә  ничә йорт салалар, бакчалар үстерәләр.
 
Әти озак еллар авырды, 17 сентябрьдә ул мәңгелеккә китеп барды.  Әтиебез чирләгәндә аның янәшәсендә булган,  ярдәм итеп торган Яңа Салман табиблык амбулаториясе коллективына, табиблар Әнвәр Кәтиевка, Абдужаббор Гафуровка, районның баш табибы Светлана Одушкинага, "Ашыгыч ярдәм" фельдшерларына, газизебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән авылдашларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International