Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Менә 34 ел инде Елена Потапова мәктәптә балаларга белем бирә
2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
Үз эшенә ихластан бирелгән һәм аны чын күңеленнән ярата, тырыш, ягымлы, кешелекле, шат күңелле – Иске Матак урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Потапованы әнә шундый сүзләр белән сыйфатларга мөмкин. Менә 34 ел инде ул шушы мәктәптә балаларга белем бирә.
Районыбызның иң матур төбәкләреннән берсе булган Иске Матак авылында туып-үскән, кечкенәдән әдәбиятны яраткан, китапларны су кебек эчкән һәм укытучы булу теләген күңелендә йөрткән кыз 1974 елда Базарлы Матак мәктәбен тәмамлай. Шушы елны Марий-Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Надежда Крупская исемендәге дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Һәм менә 1980 елдан бирле үзе туып-үскән авылда укытучы булып эшли.
Хезмәт юлының беренче көненнән үк балаларны Пушкин, Толстой дөньясына алып керергә, әдәби әсәрләре аша авыл малайлары-кызлары күңелендә матурлыкны күрергә, тоя белергә, изгелек эшләргә омтылу кебек хисләр тәрбияләргә тырыша ул.
Аның хакында мәктәп директоры Мария Чванова:
–Үз хезмәтен искиткеч дәрәҗәдә белеп һәм яратып башкаручы, шушы төбәктәге иң сәләтле һәм булдыклы укытучыларның берсе ул,–ди.
Лаеклы ялда булуына карамастан, Елена Евгеньевна хәзер дә балаларга белем бирә. Дәресләрдә балаларның уку һәм фикерләү сәләтен үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру – аның төп максаты
–Тәрбия нәрсә соң ул сезнең өчен? –дип сорадым мин аңардан.
–Аның мәгънәсе бик киң. Иң мөһиме – баланы туган илен яратырга, аның белән горурланырга, кешеләргә ихтирамлы булырга, бүтәннәрнең хис-тойгыларын хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерү,–ди Елена Евгеньевна.
Ул укучыларын имтиханнарга, төрле олимпиадаларга һәм бәйгеләргә бөтен көчен, тырышлыгын куеп әзерли. Өч дистә елдан артык эшләү дәверендә Елена Потапованың утызлап укучысы район олимпиадаларында җиңү яулаган, биш укучысы республика олимпиадаларында ныклы белемнәрен күрсәткәннәр. Бердәм дәүләт имтиханнарында да аның укучылары әйбәт нәтиҗәләргә ирешә.
Фидакарь хезмәте өчен Елена Потапова Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, "Мәгарифтә казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләнгән. Болардан тыш та күпьеллык педагоглык хезмәтен югары бәяләгән бүләкләре бихисап. Ә коллегалары өчен ул акыллы киңәшче, риясыз ярдәмче һәм ышанычлы дус.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
6
май, 2026 ел
Экстренное предупреждение на 07.05.2026 г.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 7 май 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал (Казанда - 6 май кичендә).
Банкротлар милкен сатканда процессларны Трансформацияләү көчәя
Банкротлар милкен сатканда процессларны Трансформацияләү көчәя
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз