Укытучыларыгызны нинди хисләр белән искә аласыз?

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
Сергей Новиков, Иске Хурада авыл җирлеге башлыгы:
–Әлбәттә, укытучыларымның һәммәсен олы рәхмәт хисләре белән искә төшерәм. Мин Сихтермә-Хузангай сигезьеллык мәктәбен, аннан Чуаш Борнае урта мәктәбен тәмамладым. Һәр ике мәктәптә дә безне әйбәт мөгаллимнәр укытты. Ныклы белем бирделәр, мөстәкыйль тормышка әзерләделәр. Беренче укытучым Мария Андреевна Заволонкова күңел түрендә аерым урын алып тора, билгеле. Ул бит безнә хәреф танырга өйрәтте, белем дөньясына алып керде. Аның сабырлыгы, ипләп-җайлап дәрес аңлатуы һаман истә.
 
Андрей Зиньков, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее:
–Иң нык хөрмәт иткән һәм яраткан укытучым дип Олег Витальевич Мурзинны атар идем. Ул хәзер чуаш шагыйре Петр Хузангай музее директоры. Мин үзем Түбән Кама шәһәрендә үстем, 10 сыйныфны шунда тәмамладым. Язмыш ирке белән 11 нче чыгарылыш сыйныфында Хузангайда укырга туры килде. Мин бу мәктәпне бик тә яраттым. Түбән Колчуринодан көн саен җәяү йөреп укыдык. Дәресләргә бармый калуны күз алдына да китерә алмый идем. Безгә искиткеч укытучылар белем бирде. Һәркайсына рәхмәтлемен. Ә тарих һәм рус әдәбияты мөгаллиме Олег Витальевич миңа аеруча нык йогынты ясады. Ул безне эзлекле, дөрес фикер йөртергә, уй-хисләребезне җиткерә белергә өйрәтте. Бик таләпчән, әмма гадел укытучы иде, беркемгә дә ташлама ясамады. Тарихны ничек оста укытты ул безгә, нинди тирән белем, күпме мәгълүмат бирде! Рус әдәбиятыннан күпме әсәрләр укыдык, китапханәдән кайтып керми идек. Ул безне даими эзләнергә, уйланырга, зиһенне эшләтергә өйрәтте. Олег Витальевич белән һаман элемтәдә торабыз, еш күрешәбез дә. Әле күптән түгел аның музейда мәктәп укучылары белән үткәргән ачык дәресендә булырга туры килде. Бу юлы да укытучымның күпкырлы белеменә, сүз куәсенә, балаларны мавыктыра, күңелләренә юл таба белүенә сокландым.
 
Наилә Гатина, хезмәт ветераны, Яңа Чаллы авылы:
–Минем мәктәп елларым сугыш чорына, аннан соңгы авыр вакытка туры килде. Туган авылым Иске Чаллыда 1941 елда беренче сыйныфка керүем, тәүге укытучым Вәсимә апа Хәлиуллина әле дә истә. Ул икенче әниебез кебек булды. Күрегез әле, ил язмышы хәл ителгән дәһшәтле елларда да хөкүмәтебез балаларга белем бирүне икенче планга куймаган. Кәгазь, китаплар җитми иде, билгеле. Мохтаҗлык, ачлык иде. Әмма мәктәптә укулар туктамады. Өлкәнрәк классларда укыткан Шакирә апа Шиһапованы, Шамил абый Гатинны, Миннеруй апа Гыймаеваны да олы ихтирам белән искә алам. Алар хәзер мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын.
 
Зилә Рәхмәтуллина, Апак фельдшер-акушерлык пункты мөдире:
–Мин урта мәктәпне 1993 елда Казахстанда тәмамладым. Ул вакытта хәзерге кебек компьютерлар юк, укытучыларның төп әсбабы китап, кара такта белән акбур иде. Шулай да алар безгә тормышта ныклы нигез булырлык тирән белем бирә алдылар. Мин биология, химия, анатомия кебек фәннәрне аеруча ярата идем. Укытучыларым да бу кызыксынуымны үстерделәр, шушы юнәлештә белем алырга дигән теләгемне көчәйттеләр. Мәктәптә профориентация эше дә җитди куелган иде. Без, медицина белән кызыксынучылар, хастаханәгә, хосписка йөреп авыруларны карарга булыштык. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, мин имтиханнарсыз Казан медицина көллиятенә кердем. Аннан соң читтән торып Казан медицина университетында укыдым. Медицинаны тирәнтен өйрәткәннәре өчен андагы мөгәллимнәремә дә чиксез рәхмәтлемен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International