Юлдагы фаҗигаләрнең иң зур күпчелеге (9 авария) исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Аларда өч кешенең гомере өзелгән, тугыз кеше зыян күргән. Ике авария – транспорт йөртү хокукы булмый торып руль артына утырган бәндәләр намусында. Анда өч кеше зыян күргән. Юл һәлакәтләренең калганнары тизлекне арттыру, машиналарны узу кагыйдәләрен бозу, җәяүлеләр кичүендә җәяүле кешене бәрдерү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Ел башыннан бирле районның ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3 меңнән артык очрагын ачыклаган. Шул исәптән машина белән исерек килеш идарә итүче 68 йөртүче тоткарланган.