Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бибай Чаллысы авылыннан Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр
2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
Хәтфә кебек ямь-яшел чирәмле урамга чәчәкле-гөлле тәрәзәләре белән елмаеп карап торган алты почмаклы зур өй Җәләловларныкы икән.
Капка төбендә үлән утлап йөргән бер көтү үрдәк-казларга, йорт тулы тавык-чебешкә, албакчаны тутырып үсеп утырган йөзем куакларына, сап-сары итеп юылган баскычларга, һәр җирдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөргән йорт-җиргә карап: "Яшь килен яши күрәсең бу өйдә", диештек. Ә безне каршыларга чыккан хуҗабикә үзе әле яшь киленнәргә биргесез икән. Җыйнак-сылу гәүдәле, ягымлы йөзле, җитез-өлгер Рамилә апага һич тә үз яшен бирмәссең. Ә бит Габбас абый белән уртак тормыш корып яши башлауларының 60 еллыгын билгеләп үткәннәр быел.
–Габбасларга килен булып төшкәндә 18 яшь кенә иде миңа,–дип елмаеп искә ала Рамилә апа. –Байтак очрашып, дуслашып йөргән идек анысы. Мине кияүгә чыгарга кыстады, ә үзенең армиягә китәсе булуын белгертмәде. Алты ай ярым гына бергә яшәп калдык. 1954 елның язында никахлашкан идек, ә көзен иремне солдатка озаттым.
Каенана-каената, иренең авыру абыйсы, апасы белән бергә ишле гаиләдә яшәп кала Рамилә. Тиздән кызлары дөньяга килә. Сөю-сагыну хисләре белән ике арада хатлар гына йөреп тора. Өч ел да өч ай хезмәт итеп кайткан солдатны каршыларга әнисе белән бергә кызлары Рузалия дә йөгереп чыга…
Төп йортта яшәп, икесе дә совхозда эшлиләр Габбас белән Рамилә. Берсе – тракторда, комбайнда, икенчесе дуңгыз фермасында хезмәт куя. Бер-бер артлы балалар туа. Зур хуҗалык тоталар, күп итеп терлек-туар асрыйлар, ике өй җиткерәләр. Тормыш, балалар үстерү мәшәкатьләре белән елларның узганы сизелми дә.
Җәләловларның биш баласының һәркайсы бүген үз тормышы белән яши. Ике кызлары кияүгә чыгып Бибайда төпләнгән, уллары Казан, Чаллы шәһәрләрендә. Габбас абый белән Рамилә апаның төпчекләре Нияз исә аларның фамилиясен бөтен татар дөньясына танытты. Берничә ел элек сәхнәгә чыккан автор-башкаручы Нияз Җәләлов бүген күпләрнең яраткан җырчысына әверелде. Билгеле, әти-әнисе артист уллары белән бик горурланалар.
–Габбасның Сәхап исемле сукыр абыйсы бар иде. Ул бик моңлы җырлый иде. Ниязның җырга сәләте аңардан күчкән, күрәсең,–ди Рамилә апа. –Улыбыз бик кечкенәдән җырлап үсте. Андый сәләте булса да, зур сәхнәгә чыгар дип башыбызга да китермәдек. Ә хәзер әнә үзе җырлар иҗат итә.
Бриллиант туйга җитеп тә яшьлек җорлыгын, күңел көрлеген җуймаган, бүген дә бер-беренә яратып, назлап караучы бу парга ничек сокланмыйсың. Ә бит тормыш сикәлтәләре аларны да читләтеп үтмәгән. Хәер, бәхетле, матур яшәүнең, гаилә иминлеген саклауның әллә ни сере юк, дип саный алар.
–Сабыр итә, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Бер-береңне санлап, саклап яшәсәң, авырлыклар уза ул,–ди Рамилә апа. Яшь чагында иренең көнләшү гадәте булуын да сүз арасында гына әйтеп куя.
–Яратмасам, көнләмәс идем,–дип җаваплый моңа Габбас абый, хәләленә назлы караш ташлап.
Капка төбендә каз-үрдәкләрен барлый-барлый безне озатып калган бу матур парга карап: "И ходаем, һәркемгә шундый бәхетле тигез картлык насыйп булса иде", дип теләдек.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
6
май, 2026 ел
Экстренное предупреждение на 07.05.2026 г.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 7 май 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал (Казанда - 6 май кичендә).
Банкротлар милкен сатканда процессларны Трансформацияләү көчәя
Банкротлар милкен сатканда процессларны Трансформацияләү көчәя
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз