Үткән атна дәвамында район юлларында ике авария булган

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Аларның берсендә хатын-кыз пассажир зыян күргән. Икенче очракта бодай урлаган машина йөртүче идарәне югалткан һәм кырда автомобиле белән баганага барып бәрелгән.

Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өч кеше административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International