Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Җыр-бию белән өлкәннәрнең күңелен күтәрүне мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өсләренә алдылар
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Иҗат йортының актлар залы матур итеп бизәлгән, бик күп кунак килер дигән исәп белән бәйрәм табыны корылган. Өлкән яшьтәгеләр бит дисциплиналы халык, билгеләнгән сәгатьтә барысы да килгән иде инде. Кайчандыр бергә эшләгән хезмәткәрләрне күрү сөенече ветераннарны яшәртеп җибәрде, йөзләрен балкытты. Кемнәр генә юк иде кунаклар арасында! Төрле елларда мәктәптә балалар укыткан, райондашларны дәвалаган, аларга көнкүреш хезмәте күрсәткән, җитәкче урыннарны биләгән абыйлар, апаларны район хакимияте башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады.
–Сез безнең иң кадерле кунакларыбыз. Янәшәбездә булганыгыз өчен сөенәбез, рәхмәт укыйбыз. Әлки ягының беренче үсешендә һәрберегезнең тырыш хезмәте ята. Бу турыда беркайчан онытмыйбыз,–диде ул залдагыларга мөрәҗәгать итеп һәм сүзне район ветераннар советы рәисе Фаиз ага Шакировка бирде.
–Бүгенге очрашуны оештыручыларга рәхмәттән башлыйм әле сүземне. Әгәр бу очрашу булмаса, кайчан күрешә идек әле! Көне салкын, яңгырлы булса да, күрәм, барыгызның да кәефе әйбәт. Килгәнегез өчен рәхмәт, иптәшләр!–дип, Фаиз ага шушы мөрәҗәгате белән өлкәннәрне совет чорына, яшьлекләренә "кайтарып" алды.
Концертны алып баручы Любовь Борисова:
–Менә өч ел инде районыбызда Пенсионерлар союзы бүлекчәсе эшләп килә. Бүлекчәнең иң актив сиксәнләп әгъзасы җыелды бирегә. Ни белән генә шөгыльләнмиләр алар! Хәтта компьютерга кадәр үзләштерәләр!–дигәч, сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова алды. Ул башта өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, бәйрәм көннәрендә бер генә әбине дә, бер генә бабайны да (шул исәптән читтән килеп, кайтып урнашкан 700 ләп ветеранны) игътибарсыз калдырмаячакбыз, дип ышандыра. Аннары районда берничә ел эшләп килүче "Интернет – озын гомер" проектын гамәлгә ашыручыларның берсе, күп кенә пенсионерларга компьютер белән "аралашу" серләрен ачкан Лариса Ильенковага рәхмәт әйтеп, бүләк тапшырды.
Билгеле, бәйрәмдә котлаулар да күп була, рәхмәт тә еш әйтелә. Иң сабыр, иң түземле, иң мәрхәмәтле кунаклар – тормыш авырлыгын күп күргән өлкәннәр мәҗлесендә бигрәк тә. Әнә район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдин – көн тыныч, җитәкчеләребез акыллы булсын дип дога кыла. Ә инвалидлар җәмгыяте рәисе Каюм ага Фәсахов үзенекеләрне мактый.
–Бүген шулай тыныч һәм матур утыру – үзе зур бәхет. Ил белән, республика һәм район белән төпле кешеләр идарә итү дә бәхет. Арабызда инвалидлар да аз түгел, әмма аларның рухы көчле, шуңа күрә, әрнү-сызлануларын җиңеп, алар спорт белән шөгыльләнәләр, уңышларга ирешеп, республика күләмендә урыннар яулыйлар. Өйләрегездә бикләнеп ятмагыз, безгә килегез. Кәгазьдә инвалид булсагыз да, йөрәгегез инвалид булмасын,–дип ялкынланып сөйләде ул.
Кешеләрне мавыктыра белү – үзе бер талант. Элеккеге укытучы Роза Родионова әнә шундый сәләткә ия. Ул Өлкәннәр университетында бакчачылык буенча курслар алып бара. Моңа өстәп Бибай Чаллысы тарихын торгыза һәм терки, шәҗәрәләр төзи. Аның тагын бер вазыйфасы –- районның сукырлар җәмгыятен дә җитәкли. Мондый кешене ничек хөрмәт итмисең дә, ничек мактамыйсың!
Ә берничә ел сәхнәдән төшмәгән "Сударушка" фольклор ансамбле "кызларын" ничек телгә алмый китәсең ди! Алар рус җырларын, такмакларын башкарып, теләсә нинди концертка якты бизәк өстиләр бит.
Менә алып баручылар мактый-мактый Рәйсә Хәсән кызы Хәбибуллинага сүз бирде. Әмма Рәйсә ханым тиз генә сөйләргә керешә алмый торды – аны бөтен зал озак итеп алкышлады.
–Онытмагыз, 16 октябрьдән яңа уку елын башлап җибәрәбез. Компьютер класслары быел Хузангайда оештырыла, ә район үзәгендә гыйнвардан гына эшли башлаячак. Сезгә бик ошап киткән сәламәтлек һәм хокукый белемнәр мәктәпләре дә эшләячәк, табиблар да лекцияләр укуларын дәвам итәчәк. Бакча дизайны, гарәп теле курслары шулай ук булачак. Кемдер әлегәчә безгә кушылмаган булса, килегез, без һәркемне шатланып кабул итәчәкбез,–диде ул.
Менә шундый күңелле дә, эчтәлекле дә бәйрәм кичәсе бүләк иттеләр өлкәннәребезгә. Әле ахырдан һәрберсенә күчтәнәч тә тараттылар.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
08.05.2026 га ашыгыч кисәтү. (Җил)
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 8 май
6
май, 2026 ел
Экстренное предупреждение на 07.05.2026 г.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 7 май 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал (Казанда - 6 май кичендә).
Банкротлар милкен сатканда процессларны Трансформацияләү көчәя
Банкротлар милкен сатканда процессларны Трансформацияләү көчәя
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз