«Тамчы-шоу»

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары ТНВ телеканалының «Тамчы-шоу» тапшыруында катнашачак.

Җиденче сыйныф укучысы Инсаф Галәветдиновка, сигезенче сыйныфтан Гүзәлия Галиевага һәм Зилә Сибаевага әлеге интеллектуаль уенда «Африка» темасы буенча белемнәрен, зирәклекләрен күрсәтергә кирәк булачак. Әлегә гимназия укучыларының республиканың кайсы мәктәбе белән көч сынашасы билгеле түгел. Тапшыруны төшерү 20 октябрьгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International