11 октябрьдә Базарлы Матак үзәге иртәдән үк кайный башлады – халык ярминкәгә җыелды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Ярминкәгә "Кызыл Шәрык-Агро", крестьян-фермер хуҗалыклары, "Хузангай" кооперативы, авыл җирлекләре вәкилләре җаның ни тели – барын да алып килгәннәр иде. Бөртек (арпа, бодай), орлыклык бәрәңге, төрледән-төрле яшелчәләр күп иде. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Кызыл Шәрык-Агро" тәкъдим иткән бодай һәм бәрәңге тиз арада сатылып бетеп, машиналар аны кабат төяп килде. Печән һәм салам олаулары да ияләрен бик тиз тапты. Район үзешчәннәре куйган концерт та ярминкәгә  бәйрәм рухы өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International