Караклар безнең тирәдә йөри

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Караклар ишек, тәрәзәләрне ватып керәләр. Алар инде берничә атна дәвамында төрле учреждениеләрне басу белән шөгыльләнәләр. Полиция хезмәткәрләре иртәме-соңмы угрылырның эзенә төшәр, билгеле. Ә әлегә районда бюджет оешмаларында төнге кизү торулар оештырылды. Бер уңайдан учреждениеләр биналары тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр кую, сигнализация урнаштыру эшләре дә бара. Авыл халкының да игътибарлы һәм уяу булуы сорала. Чит-ят кешеләр, таныш булмаган автомобильләр күрсәгез, машинаның номерын карап калып полициягә хәбәр итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International