Хәрби спорт төрләре буенча Алексеевск агрокөллияте филиалы командасы икенче урынны яулады

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе
Студентларыбыз командасы гер күтәрү, армреслинг, 1000 метрга йөгерүдә – беренче, турникта тартылуда икенче урынны алды. Шәхси беренчелектә дә кимен куймады булачак солдатлар. Марат Фәрдиев гер күтәрүдә беренче, Марат Фәтхетдинов – өченче, кул көрәштерүдә Айдар Гыйззәтов – беренче, турникта тартылуда Айдар Хәкимов икенче булдылар. Ярышларга егетләрне көллиятнең физик тәрбия укытучысы Рамил Мөхәммәтшин әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International