Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары җитәкчеләре Яңа ел бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү хакында сөйләштеләр.

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Чыршы бәйрәмнәренә бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Билгеле, әлеге бәйрәм чаралары күп кеше катнашында узачак. Анда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү бик мөһим. Шул хакта киңәшмәдә катнашучылар алдында район янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радис Инсапов һәм полиция начальнигы урынбасары чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International