Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Отдел опеки и попечительства Исполнительного комитета Алькеевского муниципального района
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан "Әлки хәбәрләре" газетасы бәйге игълан итте
2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Тиздән җир ап-ак кышкы юрганын ябыныр, агачлар өрфия мамык шәлләрен бөркәнер. Әйләнә-тирә агарып, пакьләнеп, тагын да ямьләнеп китәр. Һавада бөтерелгән кар бөртекләре, аклыкка чумган дөнья күңелдәге бәйрәм көтү шатлыгын тагын да көчәйтер…
Якынлашып килүче 2015 елны Көнчыгыш календаре буенча Кәҗә (Сарык) елы диләр. Бу ике хайванның холык-фигыленә карап, елның нинди буласын ничек кенә фаразламыйлар. Үртәмәсәң, ачуларын чыгармасаң, кәҗә белән сарык бик тыныч маллар, димәк, киләсе ел да тыныч һәм тотрыклы булыр, дип сөендерә кайберәүләр. Тискәре, тиз кызып китүчән кәҗә безгә байтак мәшәкать тудырыр әле, диючеләр дә бар. Хәер, кем генә ни генә әйтмәсен, кәҗәсе дә, сарыгы да гел янәшәбездә яшәгән үзебезнең хайваннар бит. Алар гомер-гомергә кешене ите-сөте белән туендырып, йоны-тиресе белән җылытып торалар. Яңа туасы елда да алардан игелек, яхшылык кына көтү иң дөресе булыр.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан без газетада бәйге игълан итәргә булдык әле. 2015 ел символлары Кәҗә һәм Сарык, алар белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында безгә язып җибәрсәгез иде. Шулай ук кызыклы һәм эчтәлекле, оригиналь Яңа ел теләкләре дә көтәбез сездән. Иң уңышлы язмалар авторлары бәйгенең җиңүчеләре булачак. Ә аларны кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр көтә. Бәйгебезнең спонсорлары, һәрвакыттагыча, районыбыз эшмәкәрләре булачак.
Озакка сузмыйча безгә хатлар юллагыз, хөрмәтле дуслар! Язмаларыгызның күләме бер басма биттән (А-4 форматы) артмасын иде.
Белешмәләр өчен телефоныбыз 20-0-54.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Сезнең балагыз энергетика эчәме? Эшләргә вакыт!
Сезнең балагыз энергетика эчәме? Эшләргә вакыт!
5
апрель, 2026 ел
06.04.2026 га ашыгыч кисәтү
06.04.2026 га ашыгыч кисәтү
4
апрель, 2026 ел
05.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
3
апрель, 2026 ел
04.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 11 дән. 3 апрельдә сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 4 апрель 2026 елның 3 апрелендә көндез һәм кич белән, төнлә һәм 4 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз