Әлки районы командасы каратэ буенча ачык турнирда катнашып беренче урынны алып кайтты

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Болгарда Спас районы башлыгы призына каратэ буенча ачык турнирда катнашып, 10-14 яшьлек яшь спортчыларыбыз зур җиңү яулады.

Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдән килгән көндәшләрен безнең кызлар һәм малайлвр шактый ансат җиңделәр. Данил Фәхретдинов, Рөстәм Гатауллин, Милана Варламова беренче урынны яуладылар. Игорь Вассунов, Валерия Советникова, Ранис Сираев, Виктория Советникова икенче урында, Данил Кашкаров өченче нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, район командабыз беренче урынны алып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International