Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Район инвалидлар җәмгыяте Халыкара инвалидлар көнен күп әгъзалары катнашында зур бәйрәм итеп үткәрде
2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Сүзгә бәйләнсәң, бу көнне бәйрәм дип атап булмый да кебек. Сәламәтлегеңнең бер чите җимерелеп, тормышта һәр адымыңны кеше ярдәме белән ясарга мәҗбүр икәнсең, әлеге датага сөенмисеңдер инде ул. Әмма башта спорт залында, аннары мәктәп ашханәсендә узган чараның рухы чын бәйрәмчә иде. Күренеп тора, бирегә килүчеләр өчен дөньяга чыгу, аралашу, хәлдән килгәнчә спорт уеннарында катнашу чынлап та шатлыклы вакыйга шул.
Бәйрәмгә бер йөзләп кеше чакырылган иде. Балалар иҗаты йортының иркен спорт залы алар өчен таман гына булды. Һәркем күңеленә ятардай шөгыль тапты: берәүләр шахмат-шашка куелган өстәлләр тирәсенә җыелдылар, берәүләр туп алып баскетбол боҗрасына «һөҗүм» иттеләр. Кул көрәштереп беләк көчен сынаучылар да, теннис өстәлендә тупчык сикертүчеләр дә, хәтта яткан килеш штанга күтәрүчеләр дә табылды.
Күпчелек исә, үзенә иптәш табып әңгәмә корды, аралашты-сөйләште.
Инвалидлар көнен ачык дип белдергәч, җәмгыять җитәкчесе Каюм ага Фәсахов район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платоновага сүз бирде. Әлеге көннең кайчан һәм ничек килеп чыгуын аңлатып, Мария Андреевна инвалидларны яклау буенча республикада, районда нәрсәләр эшләнүе хакында әйтеп үтте.
–Сез – көчле рухлы, яшәү энергиясе ташып торган актив кешеләр, күп кенә тормыш мәсьәләләрендә сау-сәламәтләргә үрнәк булып торасыз. Бирегә килүегез өчен рәхмәт. Бүгенге чара инвалидлар көнкүрешендәге проблемаларны яктыртуга һәм хәл итүгә этәргеч булсын иде,–диде ул.
Район инвалидлар җәмгыятенең эшчәнлеге аны Каюм Минвәли улы Фәсахов җитәкләгәч җанланып китте дияргә була. Тынгысыз, тиктормас Каюм ага 300 әгъзасы булган оешма туплап, инвалидларны төрле район чараларында, республика ярышларында катнаштыра, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә. Иҗтимагый оешманың матди мөмкинлекләре булмаса да (уставы буенча ул әгъзалары кертемнәренә яшәргә тиеш), бик авыр хәлгә калганнарга ярдәм оештыра. Ә бит ул үзе дә инде яшь кеше түгел, әле генә 70 яшен тутырды. Каюм аганың хезмәтен олылап һәм юбилее белән дә котлап, Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр үзен.
–Каюм абый үз урынындагы шәхес. Әгәр ул тырышып йөрмәсә, кайбер бәйрәмнәрне белми дә калыр идек. Сез, бүген бирегә килүчеләр, барыгыз да рухи яктан сынмаган, язмышка буйсынмаган кешеләр. Һәрчак шундый булыгыз,– дип өстәде Россия Пенсионерлар союзының район оешмасы җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина.
Берничә сәгать спорт залында төрлечә көч сынашкач, кунаклар Базарлы Матак урта мәктәбенә юл тоттылар. Биредә аларны сыйлы өстәлләр, район мәдәният йорты үзешчәннәре көтә иде. Инвалидлар җәмгыяте эшендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта актив катнашучыларның исә бүләк һәм Мактау грамоталары белән күңелләрен үсендерделәр.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина Әхмәт авылы кызы, "Татарстан энҗеләре" бәйгесендә катнашкан Гөлназ Вәлиуллинага Мактау грамотасы тапшырды. Ә ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина Яңа Чаллыдан Фоат белән Лира Вәгыйзовларны 40 ел бергә гомер итүләре уңаеннан котлады. Үргәгардан Туйбикә Сираева, Салманнан Әнвәр һәм Альмира Кәтиевлар, Базарлы Матактан Алексей Федонин, Әвгать Локманов, Әнвәр Галимов, Дания Сәхиева, Яңа Чаллыдан Шәһит Мәрдиев, Чуаш Кичүеннән Нәфисә Гыйльметдинова, Иске Камкадан Рамил Сафин шулай ук грамоталар белән бүләкләнделәр.
Аннары кунаклар спорт ярышларында җиңүчеләрне алкышлап бүләкләделәр, бәйрәм концерты тыңладылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Һәрберсенә Хәйруллин хәйрия фондыннан бүләк тә бирелде. Шулай итеп, үз көннәрен чын бәйрәм итеп үткәрделәр алар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз