Һәр атнаның чәршәмбесендә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” эшли

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Гамәлдәге законнар буенча гражданнарның 11 категориясе бушлай юридик ярдәм алу хокукына ия. Республикада бу системада 155 адвокат катнаша.

Әгәр юрист киңәшен татарча тыңоарга теләүче булса, бу турыда әйтергә кирәк, аңа җавапны бушлай тәрҗемә итеп тә бирәчәкләр.

Юридик ярдәмне бушлай күрсәтү турында тулы мәгълүмат Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтында шул исемдәге бүлектә урнаштырылган. “Кайнар линия” телефоны (843)223-02-13.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International