–Башта районда бердәнбер подстанция бар иде. Аннары Юхмачы, Түбән Әлки, Югары Колчурино, Салман авылларында яңа подстанцияләр төзелде. Нәтиҗәдә энергиягә ихтыяҗ тулысынча капланды,–диделәр бәйрәмне алып баручылар.
Әлки электр челтәрләре – зур һәм бердәм коллектив, биредә 50 дән артык кеше эшли. Аларның яртысы яшьләр. Безнекеләр – берләшмәдә иң яшь коллектив. Бусы инде алга таба үсү, ныгу өчен төп шарт үтәлә дигән сүз: өлкәннәр әле генә килгән белгечләр белән тәҗрибә уртаклашалар, осталыкка өйрәтәләр. Яшьләр исә аларга лаеклы алмаш булып җитешәләр.
Ә үрнәк алырлык белгечләр электр челтәрләре коллективында аз түгел. Аларның тырышлыгын, уңганлыгын юбилей кичәсендә Мактау грамоталары, бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Район җитәкчелеге исеменнән котлап, инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Ренас Сәлахов Рифкать Нургаязовка, машина йөртүче Анатолий Пимурзинга, диспетчер Алмаз Гатауллинга район башлыгы кул куйган мактау кәгазьләре тапшырды.Чистай электр челтәрләре җәмгыяте генераль директоры Александр Наумов болай диде:
–Ярты гасыр вакыт эчендә предприятиенең матди базасын ныгыту, аны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү буенча барлык район челтәрләрендә дә күпкырлы эш башкарылды, моңа зур күләмле средстволар тотылды. Үзәккә үтәрлек салкыннарда да, кызуда да сез, үз эшегезне белеп, олы җаваплылык белән башкарасыз.
Аннары җитәкче Әлки район челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафинны алтын кул сәгате белән бүләкләде, ә оператив бригада монтеры Равил Сабитовның рәсеме җәмгыятьнең мактау тактасына куелганны әйтте.“Чистай электр челтәрләре” ААҖ нең Мактау грамоталарын район электр челтәрләренең беренче җитәкчесе Шәүкәт Вәлиевка, ветеран Мөдәррис Вәлиевка, әйдәүче инженер Дмитрий Гнеденков белән монтер Фәнис Сәгыйровка, ә Рәхмәт хатларын Александр Бугарцовка, монтерлар Искәндәр Төхвәтуллин белән Эдуард Гариповка, диспетчер Ленар Гайнуллинга тапшырдылар. Шунысын да әйтеп үтик, һәр бүләкләнүчене хезмәттәшләре кул чабып алкышлады.Юбилей –күңелле вагыйга инде ул. Энергетиклар бәйрәме дә күтәренке рухта үтте. Аларны үзенең матур җырлары белән Альбина Апанаева сөендерде. Коллективта эшләүче һәркем диярлек үз адресына җылы сүзләр ишетте.