–Бу артулар республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә башкарыла,–ди Гөлгенә Шәүкәт кызы. Ул азык-төлек бәяләре, коммуналь хезмәтләрнең тарифлары үсүгә бәйле. Шунысын искәртеп узарга кирәк: бүген мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында бала карау чыгымнарының 70 процентын дәүләт үз өстенә ала. Хәзер баланы бакчага йөртү айга уртача 8 мең сумга төшә. Ата-ана түләгән акча шуның 27 процентын гына тәшкил итә.
–Райондагы балалар бакчаларында хәзер түләү күпме? 2015 елның 1 гыйнварыннан ул күпме тәшкил итәчәк?
–Бала 10,5 сәгатькә калдырыла торган бакчадагы ясле төркеме өчен (1-3 яшь) ата-ана моңа кадәр 2171 сум түләгән булса, яңа елдан соң 2432 сум түләячәк. Шул ук бакчаның мәктәпкәчә төркеменә (3-7 яшь) йөрүче баласы өчен 2250 сум түләгәннәргә 1 гыйнвардан соң 2528 сум түләргә туры киләчәк. Эш көне 9 сәгать дәвам иткән бакчада түләү 2510 сум (2234 сум иде) була.
Сан
Бүген районыбызда 780 ата-анага федераль компенсация түләнә.
550 гаиләгә өстәмә копменсация бирелә.
229 күп балалы гаилә бакча өчен түләүдә ташламалардан файдалана.
23 бала бакчага бушлай йөрү хокукына ия.
–Моңа кадәр балалар бакчаларына түләүгә бирелә торган компенсацияләр киләсе елда сакланачакмы соң?
–Компенсацияләрнең барысы да саклана. Керем күләменә бәйле булмаган, моңарчы түләнеп килгән федераль компенсация 1 гыйнвардан соң да беренче балага – 20, икенчесенә – 50, өченчесенә – 70 процент күләмендә исәпләнәчәк. Компенсация баланы бакчага йөрткән өчен уртача түләү күләменнән чыгып исәпләнә. Анысы 2015 елның гыйнварыннан 9 сәгатьлек бакчаларда – 1214 сум, 10,5 сәгатьлек эш режимы булган бакчаларда ясле төркеме өчен 1401 сум, мәктәпкәчә төркем өчен 1287 сум тәшкил итәчәк. Бу төр компенсация ата-ананың каядыр эшләү-эшләмәвенә, айлык керемнең күләменә бәйле түгел. Ул һәркемгә дә түләнә.
Муниципаль этаптагы компенсацияләр дә бар. Ул гражданнарның кеременә карап бирелә. Гаиләнең җан башына кереме 20 мең сумнан ким булган ата-аналар әлеге компенсацияне алырга хокуклы. Керем азрак булган саен компенсациянең күләме дә күбрәк. Күп балалы гаиләләрдә бакча өчен түләүдә 50 процент ташлама каралган компенсация дә бирелә. Инвалид, туберкулезлы, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бакчага бушлай йөриячәк.
Өстәмә компенсация алу өчен ата-аналарның икесе дә эшләргә һәм керемнәр турында белешмә тапшырырга тиеш (әйтик, берсе эшләми, әмма гаилә сөт тапшырып акча эшли яисә авыру туганын карый икән, шул хакта белешмә алырга була).
Хәзер Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында балалар бакчасы өчен ай саен күпме ташлама тиеш икәнлеген үзең дә исәпләргә була. https: //uslugitatarstan.ru сайтында түләүләрне гына санап чыгара торган калькулятор бар.
Компенсация түләүләре буенча өстәмә сорауларыгыз туса, 2-08-90 телефон номеры буенча социаль яклау бүлегенә шалтыратып, тулырак җавапны белә аласыз.