Район мәктәпләрендә Коткаручы көненә багышланган ачык дәресләр үткәрелә

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Дәресләрне укытучылар урынына янгын күзәтчелеге  бүлеге хезмәткәрләре алып бара. Алар балаларга коткару хезмәтенең тарихы, әһәмияте хакында сөйлиләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының заманча структурасын тасвирлаган фильм күрсәтәләр. Моннан тыш, укучылар белән Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү, янгын булганда үзеңне ничек тоту хакында әңгәмәләр үткәрәләр.  Мондый дәресләр бу атна башында Иске Чаллы һәм Алпар урта мәктәпләрендә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International