Каргада бу арада каз өмәләре үтә

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Халкы каз үстерү белән актив шөгыльләнүче Каргада бу арада каз өмәләре үтә.

Биредә казны күпләп (50-200 баш) үрчетүчеләр аз түгел. Затлы кош итен кирәксенүчеләр дә җитәрлек – көн саен авылга 30-50 каз түшкәсе сорап мөрәҗәгать итәләр. Түшкәсен, эче-башы һәм мамыгын кушып исәпләгәндә һәр коштан хуҗалары 1,5 мең сум табыш ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International