Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, концертлар үткәрелде

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Юхмачы мәктәбе коллективы бәйрәм концерты белән сөендерде. Район инвалидлар җәмгыяте тулы бер бәйрәм оештырды: үзешчәннәр чыгышлары, шахматка өйрәтү дәресе, төрле уен-ярышлар аларда катнашкан һәркемнең кәефен күтәрде.

Эшмәкәр, район үзәгендә кибет тотучы Дамир Әһлиуллин интернат-йортка көчле тузан суырткыч, ә Түбән Әлкидән бертуган Шәйхетдиновлар сантехник җайланмалар бүләк иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International