Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Лира ВӘГЫЙЗОВА)
2014 елның 12 декабре, җомга
Кәҗәгә үпкәм юк
Хәлимә әби чуаш авылыннан бәтиләре белән кәҗә алган икән, тик кәҗә бик усал, әбинең үзе белән дә "уртак тел" таба алмый икән, дигән хәбәр авылның түбән оч ягына бик тиз таралды. Әбекәй кәҗәләре янына кара итәк, карасу яулык бәйләп чыга булган, элеккеге хуҗабикәсе шулай киенгән бугай. Кәҗә, көн артыннан көн үтсә дә бер дә "юашланырга" уйламаган, мәктәпкә баручы укучылар да әби тыкрыгыннан йөрмичә, урам буйлап йөрергә мәҗбүр булганнар.
Бөркөнне сыер көтүен каршыларга соңгарак калдым да якын юлдан гына кукуруз кырына киттем. Качкын сыерымны табып, акрын гына кайтып киләбез – кулымда озын калын таяк. Әбинең капка төбендә кәҗә ята. Узып киттем, бераз курку да бар, сер бирмим. Менә артымда шомлы гына тавыш ишетелде. Борылсам, теге кәҗә мине сөзәргә чамалап, мөгезләре белән уйнап, артымнан килә башлады. Кәҗәгә алдым белән борылып, артка чигенәм, кәҗә нык усалланып өстемә килә. Таягым белән кая туры килә, шунда сугам. Шулай сугышып шактый ара үттек, әбинең күршесендәге йортның кечкенә капкасын ачып кереп китмәгән булсам, бу хәл ни белән тәмамланасы булгандыр, белмим.
Мин кереп киткәч тә әллә ни вакыт капкага килеп мөгезләре белән тондырып ятты.
Узып баручы малайларга бу күренеш бик кызык тоелган ахры, алар кәҗәне үртәргә керештеләр, ташлар аттылар. Ни күрим, кәҗәм үрле-кырлы сикереп тегеләрне куып китте. Малайлар, эшнең җитди икәнен аңлап, йөгерергә керештеләр. Юлны аркылыга чыгып чабалар болар, кәҗә дә чаба. Малайлар коймага үрмәләп менеп качтылар.
Кәҗә бераз тынычланды бугай, сыртларына кызыл тамга таккан бәтиләре кычкырып каршы киләләр иде. Аларны имезә-имезә кәҗә әби йортына юнәлде. Ул узып киткәч мин дә өемә кайттым. Билгеле, малкаем кире кукуруз кырына чапкан иде инде.
Ни гаҗәп, кәҗәгә бер дә үпкәм юк иде. Бәлки таягым булмаса ул минем арттан килмәгән дә булыр иде әле. Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятен яттан өйрәнгән, ул геройларны якын иткән чор балалары шул без. Шуңа да кәҗәгә дә, әбигә дә бер дә ачу сакламадым.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
26.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 05 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 26 май
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
24
май, 2026 ел
25.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 25 май 25 май Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көтелә: - яшен һәм көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге җил (Казанда көндез), - көндез локаль боз явуы ихтимал.
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз