Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты
2014 елның 14 декабре, якшәмбе
Рөстәмне, авыл укытучысының бердәнбер баласы буларак, совет иле законнары буенча армия хезмәтеннән азат итәләр. Әмма егет кешенең солдат хезмәтен үтмәвен зур хурлыкка саный ул. Күп тапкырлар хәрби комиссарның теңкәсенә тигәч, Иске Әнҗерә егете Рөстәм Шәйхетдиновны армиягә чакыралар. 1980 елның көзендә китә ул хезмәткә. Олыраклар хәтерли: Әфганстан Республикасында игълан ителмәгән сугыш еллары бу. Районнан унбер егет китәләр алар һәм унбересе дә турыдан-туры чит-ят илгә, ут эченә килеп тә керәләр – матди тәэминат батальоны составында сугыш барган нокталарга корал ташыйлар. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып, якын дусларын, иптәшләрен югалтып, әмма үзе исән-имин әйләнеп кайта Рөстәм армиядән. Мөгаен, аны әнисенең изге теләкләре дә саклагандыр.
–Әфган җире минем хәтеремдә, аңымда мәңгелек һәм бик зур урын алып тора. Хәтта сагыну хисенә дә урын бар күңелемдә. Шуңа күрә Әфган Республикасына барып кайту мөмкинлеге тугач, шатланып һәм дулкынланып риза булдым,–дип эчке кичерешләренең бер өлеше белән уртаклашты ул.
–Аңлашыла ки, сез бу илгә ял итәргә дә, экскурсиягә дә бармадыгыз. Сәфәрегезнең максаты нинди иде?
–Әфганстанга баруның сәбәпләре безнең шушы сугыш ветераннары өчен бик тә мөһим. Беренчедән, иңгә-иң куеп хезмәт иткән һәм шул илдә һәлак булган иптәшләребезнең истәлеген мәңгеләштерәсебез килгән иде. Үзебезнең район егете Ирек Сөләйманов, Зәйдән Илгизәр Гыймазов, Минзәләдән Равил Хаҗиев исемнәре язылган тактаны Кабулдагы Инглиз зираты мемориалына беркеттек. Бу әле шушы эшнең башы гына булыр, мөгаен. Чөнки исемнәре мәңгеләштерелмәгән сугышчан дусларыбыз аз түгел,–диде Рөстәм.
–Сез әле анда яшәүче татарлар белән дә очрашкансыз икән…
–Уналтынчы-унтугызынчы гасырларда Рәсәйдән бик күп мөселманнар, шул исәптән татарлар да, ислам илләренә китеп урнашканнар. Таулы-ташлы, кырыс табигатьле Әфганстанны сайлаучылар да булган. Шушы татарларның оныкларының оныклары әлегәчә үзләренең нинди милләт кешеләре икәнлекләрен хәтерлиләр! Дөрес, телне онытканнар, нәсел башы Россиянең кайсы почмагыннан икәнлеген белмиләр. Әмма бер йомгак булып, җәмгыятькә берләшеп, уртак проблемаларын хәл итешеп яшәргә тырышалар.
–Алар белән нәрсәләр турында сөйләштегез соң?
–Тормышлары хакында күбрәк беләсе килде, чыгышлары белән безнең төбәкнекеләр юк микән, дип кызыксындык. Элемтәләр урнаштыру теләге дә бар иде. Әле бит баруыбызның тагын бер максаты турында әйтмәдем. Безнең белән бергә Мамадыштан Гәрәйханов Илшат та хезмәт иткән иде. Сугышларның берсендә һәлак булды ул. Дөресрәге, хәбәрсез югалды. Без аның гәүдәсен эзләп табып җирли алмадык. Ничә еллар буе иптәшебезнең каберен эзләп табу турында хыялланабыз. Бу баруыбызда өлгерә алмадык. Әмма яңа танышларыбыз иптәшебезнең эзләрен табышырга вәгъдә иттеләр. Ышанабыз, Илшатның каберен эзләп табып, җәсәден туган авылы зиратына, әнисе кабере янәшәсенә алып кайтып җирләячәкбез.
…Менә шундый максатлар белән барып кайткан Рөстәм Әфган иленә. Сиксәненче еллар фаҗигасен оныттырмыйча, хәтеребезне борчып торганы, һәлак булган иптәшләре, шул исәптән үзебезнең Әлки егетләре истәлегенә тугры калганы, районда бүген яшәп ятучы "әфганчы" ветераннарны бергә туплап, төрле чаралар оештырганы өчен рәхмәт әйтәсе иде аңа. Үткәннәрне онытырга һич ярамый бит…
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
26.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 05 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 26 май
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
24
май, 2026 ел
25.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 25 май 25 май Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көтелә: - яшен һәм көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге җил (Казанда көндез), - көндез локаль боз явуы ихтимал.
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз