Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яңа елны кайда, кемнәр белән каршыларга җыенасыз?
2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
барлык уңайлыклар тудырылган, кибетләрдә җаның ни тели шул бар. Эшләп торгач, хезмәт хакын да алабыз. Йорт тулы терлек-туар асрыйбыз. Ит тә, сөт тә үзебезнеке. Җиләк-җимешне генә кибеттән аласы. Бәйрәм табыныбыз мул булыр, Яңа елны үзебездә иң якыннарыбыз белән каршы алырбыз дип торабыз. Балалар кайтыр, кодалар килер. 31 декабрьдә гадәттә без бөтен авыл белән клубка бал-маскарадка җыелабыз, аннан соң өйләребезгә кайтып Яңа елны каршылыйбыз. Үзебезнең өй каршында үсеп утыручы чыршыны уенчыклар, гирляндалар белән бизәп куйдык инде. Иң зур теләгебез: Яңа ел дөньяга тынычлык алып килсен, сугышлар гына булмасын!
Лилия Сибгатуллина, социаль хезмәткәр, Үргәгар авылы:
–Яңа елны гаиләбез белән өйдә каршыларга җыенабыз. Шөкер, әлегә тормыштан зарланмыйбыз. Ирем дә, үзем дә эшлибез, хезмәт хакын вакытында алабыз. Күп итеп терлекләр асрыйбыз. Яңа ел табыныбыз да тәмле ризыкларга мул булыр. Яңа ел өстәленең алыштыргысыз сые, билгеле, каз инде. Якынлашып килүче Кәҗә (Сарык) елында да шулай муллыкта, җитешлектә, иминлектә яшәргә язсын.
Надежда Марготнова, пенсионер, Түбән Кәчи авылы:
–Яңа ел – елның төп бәйрәме, диләр бит. Аны без һәрвакыт балалар, туганнар белән бергәләп үткәрергә тырышабыз. Менә быел да Чаллыдан, Алабугадан кунаклар көтәбез. Кечерәк кенә Яңа ел чыршысы бизәп куйдык, оныкларыбызга күчтәнәчләр әзерләдек. Бәяләр күтәрелгәнгә карап Яңа ел табыныбыз фәкыйрь булмас, билгеле. Терлек-туарны күп асрыйбыз, иткә-сөткә кытлык кичермибез. Яңа ел өстәлендә һичшиксез пилмән, холодец, оливье салаты, балык булыр. Туганнар белән аралашып рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез. Иң мөһиме, һәр гаиләдә исәнлек-саулык, илдә тынычлык булсын.
Хәйрия Галимова, Югары Әлморза авылы:
–Миңа инде 87 яшь. 12 бала табып үстердем, Аллага шөкер, барысы да тәртипле, уңган булдылар, шуңа бик сөенәм. Мәләкәстә яшәүче улым әллә кайчан инде өй каршыма чыршы алып кайтып бизәп куйды. Кичләрен шуның утлары җемелдәгәнне карап хозурланам. Үзем генә яшәсәм дә, Яңа елны беркайчан ялгызым каршылаганым юк. Балаларым барысы да җыелышып кайталар, миңа зур бәйрәм ясыйлар. Яңа ел табынын да алар кайгырта, рәхмәт, нинди генә затлы ризыклар белән сыйламыйлар. Яңа ел илгә-көнгә тынычлык, һәркемгә бәхет алып килсен, дип телим.
Наилә Галләмова, Базарлы Матак авылы:
–Бәяләрнең артып торуы күңелне шомландыра инде, билгеле. Әмма Яңа елны яхшыга өметләнеп, матур планнар корып каршылыйк. Әле бит тормышыбыз җитеш, табыннарыбыз мул. Без ел да Яңа елны өйдә каршылый идек, ә быел менә Чаллы шәһәренә кунакка чакырдылар. Бик шатланып риза булдык. Шулай итеп, Яңа елны шәһәрчә бәйрәм итәргә уйлап торабыз әле. Мин үзем Яңа ел бәйрәмен бик яратам, аны түземсезлек белән көтеп алам. Бәйрәм сөенечен озаккарак сузасы, бүтәннәргә дә шатлык өләшәсе килә. Шуңа балаларга, туганнарга кечкенә булса да бүләкләр әзерлим. Бүләкнең зурлыгы түгел, игътибары кыйммәт бит кешегә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз