Шешәдәшенең сумкасыннан мең сум акчасын урлаган

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Базарлы Матакта яшәүче Надежда Кочурова иптәш хатыны белән кич буе аракы табыны артында утыралар. Ә инде кунак хатын исереп йоклап киткәч, Надежда моннан файдаланып калырга уйлый. Ул кунакның сумкасыннан мең сум акчасын, кәрәзле телефонын һәм тәмәкесен урлый. Шул рәвешле аңа  2033 сум зыян китерә. Билгеле, йокысыннан уянгач кунак югалтуны бик тиз сизеп ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 
 
Табындашын талаган Надежда Кочурованың гаебе бик тиз ачыкланды. Район җәмәгать судьясы аны алты айга иреген чикләүгә хөкем итте.
Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Кристина Хәйруллина исә бергәләшеп аракы эчеп утырганнан  соң  шешәдәше Виктор Ярзовкинның 5 мең сум акчасын чәлдерә. Ул да суд каршына басты. Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы  К.Хәйруллинаны кеше милкен урлауда гаепле дип тапты һәм аңардан 5 мең сум  штраф түләтү турында карар чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International