Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Ылыслы кунак, түргә уз!
2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Яңа 18 нче гасырны бәйрәм итеп каршылаячакбыз, дигән фәрман биргән Россия патшасы Петр Беренче өйләрне чыршы, наратның яшел ботаклары белән бизәргә кушарга да онытмаган.
Бөтен җирне кар баскан салкын декабрьдә чәчәкләр булмагач, ел әйләнәсе яшел ылыслы агачларны куллансаң гына инде. Тора-бара патша фәрманы Яңа ел бәйрәменең аерылгысыз бизәге Бәйрәм Чыршысын өй түренә кертеп бизәү гадәтенә әйләнгән.
Яңа 2015 елны каршыларга ике атна вакыт калды. Базарлы Матакның үзәгендәге гадәтләнгән урынга районның Баш чыршысын бастырып куйдылар. Эшчеләрнең моңа атнадан артык вакыты китте. Хәзер кич җитүгә Чыршыда аллы-гөлле утлар гөлт итеп кабына да, тирә-якка бәйрәм рухы тарала. Дөрес, көндез Чыршыбызның бәйрәм "киеме" алай ук матур түгел: аңа ялтыравык шарлар, җем-җем итеп торучы кар бөртекләре, уенчыклар, тирә-ягына кар-боздан эшләнгән сыннар җитешми. Чыршы ботакларына уенчыклар да эленсә, бигрәк күркәм булыр, Әлки районы Чыршысы да республикада игълан ителгән бәйгедә катнаша алыр иде. Әле соң түгел бит, Чыршыбызны көндез дә матур итәргә вакыт бар.
Район үзәгендәге оешмалар да бәйрәм кәефе булдыруга үз өлешләрен кертеп, биналары каршына Чыршылар бизәп бастырдылар. Елдагыча иң купшы чыршыларның берсе район хастаханәсе йортында. Дөресрәге, биредә бер генә түгел, һәр бүлекчә каршында ялт-йолт итеп чыршылар утыра. Мөгаен, дәва алучы авыруларның күңелләрен күтәреп, хәлләрен җиңеләйтеп җибәрәдер алар.
Карап йөрдек әле: матур чыршылар Пенсия фонды идарәсе, электр элемтәсе узелы, казначылык бинасы, мәктәп һәм гимназия, янгын часте, яңа эчке эшләр бүлеге бинасы һәм тагын кайбер учреждение-оешмалар каршында бар инде. Дөрес, кар аз булгач, Кыш бабай, Кар кызы, куян-аюлар сыннарын ясаучылар юк әле. Әмма бәйрәмгә чаклы вакыт җитәрлек, бизәлгән чыршылар да күбәер, оста куллы райондашлар кар сыннарын да ясап куярга өлгерер. Чөнки районда иң матур Яңа ел чыршысына конкурс игълан ителде бит. Я, кемнең чыршысы иң матуры?
Чыршы бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү өчен нинди таләпләрне үтәү зарур?
Районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Радис Инсапов искәртә:
–Бәйрәм чараларын үткәргәндә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен учреждение җитәкчесе җаваплы. Чара башланыр алдыннан җитәкче барлык бүлмәләрнең, эвакуация юлларының янгын хәвефсезлеге таләпләренә туры килүен тикшереп чыгарга, янгын сүндерү җайланмаларының, элемтәнең һәм янгын автоматикасының төзеклегенә инанырга тиеш.
Балалар белән чыршы бәйрәме уздырганда дежур укытучы, сыйныф җитәкчеләре яисә тәрбиячеләрнең даими төстә шунда булуы мәслихәт. Алар янгын хәвефсезлеге чаралары һәм ут чыккан очракта балаларны эвакуацияләү тәртибе хакында инструкция үткән булырга тиеш. Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелүче биналарда ким дигәндә ике эвакуация юлы булсын.
Чыршы ныклы нигезгә (махсус урын, сулы кисмәк) урнаштырылырга тиеш. Ул бүлмәдән чыгарга да комачауламасын. Чыршы ботаклары стеналардан һәм түшәмнән ким дигәндә бер метр ераклыкта булсын.
Гирляндалардагы лампочкалар 25 Вт дан көчлерәк булырга тиеш түгел. Аларны туендыручы электрүткәргечләрнең исә сыгылмалы, бакыр җепселле булуы зарур. Үткәргечләрнең изоляциясе төзек булуы бик мөһим.
Чыршыны бизәгәндә целлулоидлы, тиз кабынып китүчән уенчыклар, шәмнәр, бенгаль утлары, фейерверклар кулланырга ярамый. Марля һәм мамык куллансагыз, аларга һичшиксез утка каршы эремә сеңдерелгән булсын. Бәйрәм үткәрелә торган бүлмәнең тәрәзәләре тимер рәшәткәле булмасын. Балаларны тиз янып китүчән материалдан эшләнгән костюмнарга киендерергә дә ярамый. Бина эчендә дугалы прожекторлар, шәмнәр һәм хлопушкалар кулланмагыз, фейерверклар һәм ут чыгу куркынычы булган бүтән эффектлар файдаланмагыз.
Залда рәт араларын тарайту, өстәмә урындыклар, креслолар урнаштыру, тамаша яисә спектакль вакытында утны тулысынча сүндерү, бинага тиешледән күбрәк санда кешеләр кертү шулай ук рөхсәт ителми.
Бәйрәм вакытында бинада ут чыга калса, беренче чиратта балаларны эвакуацияләү һәм коткару чарасын күрергә кирәк.
Янгын турында кичекмәстән
112, 01, 2-01-01 телефоннары
буенча хәбәр итү зарур.
Бәйрәм чыршысын каян алырга?
Марат Кыямов, "Әлки урман" дәүләт
учреждениесе директоры:
–Бүгеннән башлап чыршы-наратларны сатуга чыгарабыз. Җомга көннәрне иртәдән базарда, башка көннәрдә Базарлы Матак үзәгендә төштән соң Яңа ел агачларын сатачакбыз. Чыршы-наратларны махсус билгеләнгән участоклардан кисеп әзерлибез. Озынлыклары 1 метрдан, бәяләре 150 сумнан башлап булачак. Теләгән һәркемгә җитәчәк агачлар.
Безнең чыршылар һәр өйгә бәйрәм кәефе алып килсен, Яңа ел имин һәм күңелле узсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз