Кунаклар Х Казан мөселман киносы фестивале кайтавазы итеп Татарстанның төрле почмакларында яшәүче тамашачыларга республикада төшерелгән нәфис һәм документаль фильмнарны күрсәтеп йөриләр икән. Бөтен дөньяга танылган атаклы биюче Рудольф Нуриевның әнисе безнең яклардан булгангадыр безгә күрсәтү өчен “Рудольф Нуриев. Рудик” кинофильмын алып килгәннәр алар.
–Бу фильмны төшерү – күптәнге ниятебез дә, хыялыбыз да иде. Әгәр Призединтебыз Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп бирмәгән булса, мөгаен, ул һаман шулай хыял гына булып калыр иде. Фильмны Мәскәүдә, Казанда күрсәттек, тамашачы җылы кабул итте, дип аңлатты Рәис Садриев. Кино төшерү тарихын Рабит Батулла да сөйләде, бу фильмда кечкенә Рудольф ролен кече улы Нурбәк Батулла, эпизодик рольләрнең берсендә үзе уйнавын әйтеп үтте.
Укучыларга Казан кинематографистларының тагын бер эше – Беренче бөтендөнья сугышы турында “Возвращение памяти” дигән документаль фильм да күрсәтелде. Аннары балалар Рабит аганы сырып алдылар, истәлеккә дип фотога төштеләр.