Административ җаваплылыкка тартылган

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Мәгълүм булганча, кичке 10 нан алып иртәнге сәгать 6 га кадәр балигъ булмаган балаларның олылар күзәтүеннән башка урамда, җәмәгать урыннарында булуы закон белән тыела. Бу балаларның иминлеген, сәламәтлеген саклау ниятеннән эшләнә. Полиция хезмәткәрләре  быел төнге вакытта урамда тоткарлаган балаларның иң күбе (5)  Базарлы Матактан. Шулай ук Юхмачы, Түбән Колчурино, Иске Тахтала, Чуаш Шәпкәсе, Татар Борнае авылларыннан да әлеге законны санга сукмаучылар  бар. Әлеге укучыларның әти-әниләренә карата административ беркетмә төзелгән. Беренче мәртәбә аларга 500 сум штраф салына. Балалары икенче мәртәбә төнге караңгыда полицейскийлар күзенә чалынса, әти-әнидән 2 мең сум штраф түләтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International