Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары робот техникасы буенча ярышта катнаштылар

2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Казан федераль университетының Алабуга институтында узган әлеге ачык бәйгедә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 8-17 яшьләрдәге 200 дән артык укучы катнашты. Балалар яшь буенча ике төркемгә бүленеп осталыкта сынаштылар. Гимнаязиянең 6 кешелек командасы “зурлар” төркемендә чыгыш ясады. Рафил Сафиуллин һәм Илназ Шәймәрдәнов “Кегельринг” категориясендә җиңү яуладылар һәм беренче дәрәҗәле дипломнар, кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Укучыларны бәйгегә гимназия директорының информатикалаштыру буенча урынбасары Лилия Сафина әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International