Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сарык – акыллы хайван
2014 елның 19 декабре, җомга
Без дә хуҗалыгыбызда сарыклар асрыйбыз. Җәен аларны болынга куа идек. Арада берсе – Соня исемле сарыгыбыз буаз, менә-менә бәрәнләргә тиеш иде. Бер иртәдә һәрвакыттагыча сарыкларыбызны көтүлеккә кудык. Бары да гадәттәгечә иде, бер дә ул-бу сизелмәде. Әмма көндез Соня берничә мәртәбә өйгә әйләнеп кайтты. Мин аның ник болай эшләгәнен аңламадым, кире болынга төшердем.
Кичен сарыкларыбызның барысы да өйгә кайтты, ә Соня юк. Без әни белән аны эзләргә киттек. Болында йөрибез, кычкырып-кычкырып чакырабыз. Менә берзаман Соня каршыбызга йөгереп чыкты да шундук кирегә чабып китте. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Шунда гына без Соняның бәтиләре пәйда булганны аңладык, артыннан ияреп киттек. Соня нәниләренә шундый наз, ярату белән карый, алар тирәсендә йөгереп йөри. Әйтерсең лә безгә аларны күтәреп өйгә алып кайтырга куша. Без шулай иттек тә. Бәтиләрне күтәреп кайтабыз, ә әниләре безнең алдан йөгереп бара. Бертуктаусыз тавыш биреп, бәтиләре белән үз телләрендә сөйләшеп тә кайта әле. Моны күреп, ишетеп тору үзе бер тамаша. Менә бит, нинди акыллы хайван ул сарык.
Шуңа күрә 2015 ел да тыныч, мәрхәмәтле булыр дип уйлыйм. Туасы яңа елда һәркемнең үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен җаваплылык хисе тоюын, шәфкатьле булуын телим. Ватаныбыз турында кайгыртыйк, җәнлек-хайваннарны яратыйк, мәрхәмәтле булыйк. Үзебезнең кеше булуыбызны онытмыйк!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
26.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 05 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 26 май
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
24
май, 2026 ел
25.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 25 май 25 май Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көтелә: - яшен һәм көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге җил (Казанда көндез), - көндез локаль боз явуы ихтимал.
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз