Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Олы юлның башы шулай булды
2014 елның 19 декабре, җомга
Район үзәгенә килеп җитәрәк мин башта Әлки электр челтәрләре базасына кереп чыктым, монда күргәннәремә чын ихластан сокландым һәм гаҗәпләндем. Бу базаны 1982 елдан бирле күргәнем юк иде. Биредә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, ә иң әһәмиятлесе – персоналның уңышлы хезмәте өчен барлык шартлар тудырылган. Ике катлы офис бинасында уку класслары, лаборатория, ял бүлмәсе булдырылган. Оператив бригадалар теләсә нинди юллардан йөрергә сәләтле заманча транспорт (алар җылы гаражларда тора) белән тәэмин ителгән. Әлеге бригадалар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында электр челтәрләрендәге теләсә нинди аварияләрне ремонтлап сафка бастырырга әзер. Шул рәвешле алар район халкын һәм авыл хуҗалыгы призводствосын электр энергиясе белән тоткарлыксыз тәэмин итәргә мөмкинлек бирәләр.
Ресторанда узган матур мәҗлестә мин илледән артык яшь, энергияле, белемле энергетикларны сокланып күзәттем һәм еракта калган 1975 елда эшебезнең ничек башлануын хәтеремә төшердем.
Әлки район электр челтәрләре Базарлы Матактагы монтерлык участогында оешты. Анда мәрхүм Рафаэль Хәлиуллин мастер булып эшли иде. Ул тора-бара электр челтәрләрен җитәкләде һәм лаеклы ялга киткәнче шушы хезмәттә булды. Монтерлык участогыннан тыш анда дүрт диспетчердан торган (өлкән диспетчер Р.Н.Хәйретдинова, Р.Г.Закиров, Илгиз Сафин, Валентина Хәлиуллина) диспетчырлык пункты бар, биш электромонтер эшли иде. Техникага килгәндә, иске генә ГАЗ-51, прицеплы МТЗ-50, бораулау-кран җайланмасы белән ДТ-75 тракторы бар иде. Аларның ресурсы күптән төгәлләнгән иде инде. Электромонтерлар кечерәк кенә вагонда эш итәләр, диспетчерлык пункты подстанция (110/35/10) янындагы будкада эшли, ә РЭС алты почмаклы агач өйнең яртысын биләп тора иде.
Юхмачы монтерлык участогында мастер А.И.Бугарцов, дежур Бугарцова, өч электромонтер эшли, прицеплы МТЗ-50 тракторы бар иде.
Матди базабыз гаять начар хәлдә булса да, КПСС райкомы бездән фермаларны һәм ындыр табакларын тоткарлыксыз энергия белән тәэмин итүне таләп итте.
Шушы персонал һәм техника белән бөтен район күләмендә электрүткәргеч линияләргә һәм трансформатор пунктларына хезмәт күрсәтергә туры килде. 10 кВ көчәнешле, бик күп юнәлешләргә таралучы фидерларның озынлыгы үтеп чыккысыз кырлар һәм чокырлар буенча ким дигәндә 50 километрга җитә иде. Ә агач терәкләрдәге 0,4 кВ линияләр пәрәвез кебек иде. Челтәрләрнең торышы 3 нче категория электр кулланучылар дәрәҗәсенә дә җитәрлек булмады.
Шуңа карамастан, район җитәкчелеге (КПСС райкомы) бездән кышын терлекчелек фермаларын һәм җәен ындыр табакларын (ә алар 1 нче категория кулланучылар санала) өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итүне таләп итте.
Һәм хәтта шушы хәлдә дә электр челтәрләре 1978-1979 елгы аномаль салкын кышка чыдадылар. 1978 елның 30 декабреннән 31 енә каршы төндә без "Сельхозтехника" идарәчесе автомобилендә баш инженер Н.Н.Хәмәтҗанов, механик Р.Г.Саматов, РЭС мастеры Р.С. Мияссаров һәм "СХТ" электригы Рәшит Мисалов белән Базарлы Матак белән Түбән Әлки арасында ВЛ-10кВ бер фазасының бердәнбер өзелгән урынын эзләдек. Ә иртән машинадагы радиоалгыч Чулпан авылында (бу безгә иң якын метеостанция) һава температурасының 54 градус салкын булуын хәбәр итте. Ә Яңа ел төнендә Зәй гидроэлектростанциясе сафтан чыкты һәм бөтен республика диярлек утсыз калды. Бу аварияләр нәтиҗәсендә күп кенә котельнялар сафтан чыкты, һәм социаль-көнкүреш объектлары җылысыз калды. Менә шундый вакытлар иде.
Хәзер исә халыкны электр белән тәэмин итү системасының аварияләрсез эшләве өчен барлык шартлар тудырылган. Район энергетикларының бүгенге буыны моны бәяләргә һәм сакларга бурычлылар.
Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, Әлки энергетикларына алга таба да зур уңышлар телим.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз