Базарлы Матакның Хәмидуллин, Тукай, Вахитов, Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында яшәүчеләр өчен цифрлы телевидение килә

2014 елның 19 декабре, җомга

Моны сорап элемтәчеләргә 60 лап гариза кергән булган. Шул урамнарга өстәмә  мини-АТС куелгач, инде беренче кулланучылар цифрлы телевидение карый башлаганнар. Мондый гозерне күбрәк татар гаиләләре белдерә икән, чөнки цифрлы телевидение татарча өстәмә 5 канал һәм тагын бик күп уңайлыклар тәкъдим итә бит.

Шуның өстенә хәзер районда 13 база станциясе эшли башлады. Бу кулланучыларны сыйфатлы элемтә 2 G-интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International