Базарлы Матак Балалар иҗаты йорты педагоглары һәм хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре программасын әзерләгәннәр

2014 елның 19 декабре, җомга
Төрле оешма-предприятиеләр (алар арасында район үзәк хастаханәсе, газ хезмәте, эчке эшләр бүлеге, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте һ.б. бар) заявкалары буенча балалар өчен күңелле бәйрәм кичәләре үткәрәләр алар. Моның өчен өстәмә костюмнар (Кызыл Башлык, Лунтик һәм аның дуслары) сатып алганнар. Шулай ук берничә мәктәпкә дә барачак иҗади коллектив. Ә 26 декабрьдә биредә инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International