Ә бездә бензин күпме тора

2014 елның 19 декабре, җомга
Ә бездәге ягулык станцияләрендә хәлләр болайрак. Базарлы Матактагы "Нефтепродукт" ААҖ заправкасында (Кояшлы урамы) А 80 маркалы бензинның литры – 30,10 сум, А 92–32,20 сум, А 95–35 сум тора. Дизель ягулыгы: төрле сезонлысы – 32,50сум, кышкы – 34,15 сум. Биредә бәяләрнең соңгы вакытта күтәрелгәне булмаган. Киресенчә, берничә көн элек барлык төр ягулык 40 тиенгә (литры) арзанайды дип хәбәр иттеләр безгә.
"Татнефть" ҖЧҖ  ягулык станциясендә (Базарлы Матак элеваторы янында) дә бензинның барлык төрләренә бәяләр шундый ук икән. Биредә дизель ягулыгы (төрле сезонлысы) 33,50 сум тора. 
Райондагы бердәнбер газ ягулыгы станциясендә (Базарлы Матак, урман хуҗалыгы янында) май аеннан бирле бәяләр үзгәрмәгән – 1 литр газны 18 сумга җибәрәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International