Ул китапка башлыча республиканың көчле, тотрыклы эшләүче зур предприятиеләре турындагы язмалар кертелгән. Эшмәкәр Рафис Ганиуллинның Юхмачыда буш торган пекарня бинасын сатып алып, шунда ипи-булка пешерә башлавына 10 ел вакыт узган. Шул чорда әлеге кече предприятие үзенең тәмле, сыйфатлы продукциясе белән халыкның ышанычын яулады. Аңа продукциясен районыбызга кертүче зур-зур икмәк комбинатлары белән ярышып, конкуренция шартларында эшләргә туры килә.
Эшмәкәр Рафис Ганиуллин бүген инде аягында нык басып торучы предприятие булдыруга иреште. Монда җитештерелгән чәк-чәк, бавырсак, кош теле, юка, төрледән-төрле пироглар Яңа ел табыннарыбызның да түрендә булыр әле.
Республиканың алтын фондына тиң китапта шулай ук "Хузангай" предприятиесе, "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы хакындагы язмалар да урын алган.