Әлки районында якшәмбе, ягъни 28 декабрьдә, “Яшь имәннәр” лагеры янында чаңгы сезоны ачылачак

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Бәйрәм рәвешендә үтәчәк бу чарага барлык әлкилеләр чакырыла. Төрле оешмалар коллективлары, җирлекләр вәкилләре дә активлык күрсәтсен иде. Быел чаңгыда шуулар бигрәк тансык бит. Әле шуның өстенә “Яшь имәннәр” янындагы үзәндә кәефләрне күтәреп музыка уйнап торачак, кайнар чәй, шашлыклар булачак, чаңгыларны прокатка да бирәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International