Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Өч бала һәм ике бәти
2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Кыш чыгарга дип калада яшәүче улларына киткәч, дәү әни бердәнбер малы – кәҗәсен авылдагы улына, ягъни безнең әтигә калдырды.
–Кәҗәм буаз, ике-өч атнадан бәрәнләр, карагыз аны, бәтиләрен салкында өшетмәгаз! Өчне бәрәнләсә, сөте җитәрме, тикшереп торыгыз! Улым, кәҗәмә күгәргән печән бирә күрмә!–дигән "күрсәтмәләрен" күпләп тезде дәү әни. Аннары кәҗәсенең маңгаен кашып алды, җиленен кабат капшап куйды, аркасыннан сөйде дә, авыр сулап кына абзардан чыгып китте. Әти белән әни сиздерми генә үзара елмаешып куйдылар.
–Кара инде бу әнине, кайниш йортында кызын калдырып китә мени!–дип пышылдашып та алдылар әле.
Дәү әни китте, кәҗәсе калды. Йорттагы сыерга күнеккән инде без, ә кәҗә – яңа хайван. Аның очлы мөгезләре, усал-кырыс карашы, печән кемердәткәндә селкенеп-селкенеп куйган сакалы, хәтта арткы ягыннан коелган "чикләвекләре" дә энеләрем белән миңа кызык тоела.
–Кайчан бәрәнли инде ул?–дип абзарга чыккан саен әнине аптыратабыз.
Һәм менә бер иртәдә әти безне яңа хәбәр белән уятты: "Кәҗә бәрәнләгән!" Гадәттә иртәләрен юрган астыннан чыгарга, салкын идәнгә ялан тәпи басарга куркып ятар идек, ә бу юлы биек караваттан очып кына төштек. Мичтә четер-четер утыннар яна, ә аралыкта кәҗәнең йомшак кына мекердәгәне ишетелә. Нинди шатлык, аны өйгә алып кергәннәр! Ә бәрәннәре соң! Үзләре нәни генә, әмма инде тып итеп аякларына басканнар, әниләренең җилененә ябышып имеп маташалар.
… Шул көннән безнең тормыш бөтенләй үзгәрде. Кәҗәне, билгеле, атна үтүгә кире абзарга чыгардылар. Ә ике бәти безнең белән калды. Моңарчы өйдә без, өч бала гына шаярышсак, хәзер бишәү булдык. Берсе кыз, берсе малай бәтиләр белән көне буе куыш-куыш уйныйбыз, сикерешәбез. Өйнең асты өскә килә. Тик дүрт аяклы дусларыбыз бездән өлгеррәк– мич башына да алданрак менеп җитәләр, карават астына тизрәк качып өлгерәләр, әни матурлап, мендәрләрен кабартып, үзе бәйләгән челтәрләре, чиккән чүпрәкләре белән бизәп җыйган караватны да безнең кебек куркып-оялып тормый гына пыран-заран китерәләр. Әле бит усаллыкларын күр: тояклары йомшакка тиюгә берсе арткы яктан, берсе корсак астыннан "су агыза". Әй, дулый әни, әй, ачулана!
Менә шулай бишәүләп, бик күңелле үткәрдек без ул кышны. Йоннары үсеп, маңгайларында мөгезләре төртеп чыккач, көннәр инде язга авышкач, кәҗә дусларны үзебез белән урамга ияртеп чыга башладык. Анда инде аларга да, безгә дә иркен, рәхәтләндек уйнап.
…Ә аннары дәү әни кайтты. Кәҗәсен дә, бәрәннәрен дә үзе белән алып китте. Ул кич бик моңсу булды. Дөрес, тиз юандык: әти язгы җылы кояш астына гыйнварда туган бозауны чыгарган икән бит йортка. Ул да матур, озын керфекле зур күзләре белән безгә карап тора. Кәҗә бәтиләрен оныттык, бозау белән дуслаштык… Их күңелле авыл тормышы! Их, әллә кайда калган ямьле балачак!
Ләйлә Әхмәтшина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 1 майда сәгать 10 га кадәр. 2 май 2026 ел.
30
апрель, 2026 ел
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Үсеп килүче Россия брендлары өчен #ЗнайНайлар конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз