Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Җиңел кулдан – бай үрчем
2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Түбән очта яшәүче бер марҗа ападан нәселгә дип күптән түгел генә ике бәти бәрәнләгән Машка кушаматлы сарык сатып алдылар. Бәтиләре шулкадәр матур, тыпыр-тыпыр сикереп уйнап йөриләр. Без балалар биһуш булып шуларны күзәтеп торабыз. Шатлыгыбыз чиксез иде безнең ул чакта.
Сыерыбызны көтүгә дә куа башладык. Ә сарыгыбызны, бәтиләре бөтенләй бәләкәй булганлыктан, күпмедер вакыт йортта асрарга карар кылдылар әти белән әни.
Арттагы бәрәңге бакчасыннан йолкып ашаткан чүп үләннәре дә бетә башлагач (әзерләгән печән исә кышын ашатырга кирәк), сарыгыбызны бәтиләре белән өебездән ерак булмаган тау асты болынына куарга булдык. Олыларның кайсының шундый уй килгәндер башына – сарыкны муеныннан озын бау белән бәйләп алып төшә идек болынга. Бүгенгедәй хәтерлим – әни сарыкны шул бау белән алдан "тартып", ә мин чыбык белән арттан куып барабыз. Янәшәдән ике бәтие йөгереп бара. Күрәсең, качсалар эзләп йөрергә туры килер, дип бәйгә куйганнардыр инде сарыкны.
Кичләрен без, егетләр-кызлар, клубка чыгабыз, җырлап-биеп күңел ачабыз. Бу кичне дә шулай көлешеп-шаярып кайттык клубтан. Озата кайткан егет белән капка төбендә сөйләшеп торабыз. Теге шунда сорап куймасынмы:
–Нишләп сез бүген сарыкны бәйләп куып бара идегез? Әллә сездә, җылы якларда, шулай эшлиләрме?–ди.
Ни әйтергә дә белмәдем. Югыйсә дөрестән дә, еракка китәме инде сарык бәләкәй бәтиләре белән?!
Боларга өстәп тагын шуны әйтәсе килә: кулы бигрәк җиңел булды марҗа апаның. Мең рәхмәтләр аңа. Шул Машка атлы сарыктан үрчегән бәрәннәр күпләп үсеп, безнең гаиләне итле дә, йонлы да итте.
Ә тормышка чыгып, сарык асрау нияте тугач, һаман шул Надя апага (урыны оҗмахта булсын) мөрәҗәгать иттек. Берсүзсез менә-менә бәрәнләргә торган нәселле зур сарыгын ул вакыт өчен бөтенләй юнь бәягә тәкъдим итте. Хәтеремдә, күпмедер акча өстәп алып кайттык без сарыкны. Ике теше бәрәннән үрчегән нәсел берзаман 17-20 башка җитте. Рәхәтләндек бөтен туган-тумачаларыбыз белән сарык итенә.
Озын сүзнең кыскасы, якынлашып килүче Сарык һәм Кәҗә елы барлык гаиләләргә саулык, муллык, шатлык, имин һәм бәрәкәтле тормыш китерсен.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя (2026 ел)
24
май, 2026 ел
25.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 24 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 25 май 25 май Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көтелә: - яшен һәм көчле көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге җил (Казанда көндез), - көндез локаль боз явуы ихтимал.
23
май, 2026 ел
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
24.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
22
май, 2026 ел
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
"Россия МЧС" мобиль кушымтасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз