Безнең районда эчке контроль булдырылмаган. Бу турыда менә елдан артык сөйләшәбез инде. Район башкарма комитеты бүлекләре бюджет средстволарының ничек тотылуын тикшереп торырга тиеш. Эчке контрольне һәр зур оешма-учреждениедә булдырырга кирәк. Аңа кадәр исә аның тәртибен эшлисе бар,–диде ул.
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды эшчәнлеге турында торак милекчеләре ширкәте рәисе Денис Штыков аңлатма бирде. Аның әйтүенчә, ширкәткә караган йортларда яшәүчеләрдән торакның һәр квадрат метры өчен 5 сум күләмендә акча фондта туплана. Бу средстволарга алдагы елда Базарлы Матакта Төзүчеләр урамындагы 17 нче һәм Тынычлык урамындагы 2 нче күпфатирлы йортлар төзекләндереләчәк. Комиссия утырышында мәгариф идарәсе белгече Ландыш Шакированың, район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллинаның һ.б чыгышлары тыңланды. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде.