Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Отдел опеки и попечительства Исполнительного комитета Алькеевского муниципального района
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Әлки районында кибеттәге алкогольле эчемлекләр сатылмый, ә эчү кимеми
2014 елның 27 декабре, шимбә
Башта берничә сан: елның 11 аенда районның сәүдә нокталары халыкка 201 мең 541 литр аракы һәм шәраб саткан. Бу һәр әлкилегә бүлеп исәпләгәндә 10 литрдан чүт кенә артык. Саннарның чираттагысы айнык тормыш рәвешен алга сөрүчеләр өчен сөенечле кебек: 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда алкогольле эчемлекләр реализацияләү 22,8 процентка кимегән. Ничек әйбәт, димәк, халык аракыны азрак эчә башлаган! Тик менә табиблар киресен сөйли бит әле.
Суррогат алкоголь организмга нинди зыян китерә?
Район үзәк хастаханәсе табибы Наталья Петухова аңлатмасы:
–Сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр куллану суррогат алкоголизмга китерергә мөмкин. Ул ике төрле була. Беренче очракта өйдә әзерләнгән көмешкә эчәргә хирысланып китүчеләр күз алдында тотылса, икенчеләре – составында спирт булган сыекчалар кулланучылар. Соңгысы кеше организмы өчен бигрәк куркыныч, чөнки, кагыйдә буларак, эчке органнарны зарарлый, еш кына сукырлык белән бәйле инвалидлыкка китерә, хәтта кешенең гомерен өзәргә мөмкин. Сәбәбе – сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр составында булган агулы матдәләр. Алар баш мие тышчасын бик тиз җимерәләр, организмны пиридин, ацетил, изобутил алкоголь, май-этил, уксус-этил эфирлары һ.б. матдәләр белән агулыйлар.
Башкарма комитет утырышында чыгыш ясаган үзәк хастаханә табибы Эллада Плаксина әйтүенчә, бүген 151 райондашыбыз "Хроник алкоголизм" дигән диагноз белән исәптә тора. Алкоголикка әйләнеп бетмәгән, әмма еш эчеп, гаиләсенең, якыннарының теңкәсенә тиюче 22 кеше дә исәпкә алынган. Шушы унбер айда аракы эчеп агуланган 86 кешене хастаханәгә айнытырга алып килгәннәр. Аларның иң күбе Базарлы Матактан, билгеле. Әмма Татар Мулла, Иске Әнҗерә, Яңа Сихтермә кебек кечкенә авыллардан да 2-3 исерекне китергәннәр. Ә кәчилеләр бөтенләй рекорд куйганнар – үзләре генә айный алмаган сәрхүшләрне 7 тапкыр дәвалаган табиблар!
Димәк, аракы куллану кимеде, дип сөенергә иртәрәк әле безгә. Кабат шул физика законы искә төшә: бер урында кимесә, икенче урында арта ул. Кибетләр аша аракы сату азайган, әмма исерткеч эчемлекләрне "идән астыннан" сатучылар активлашкан, димәк.
–Соңгы елларны анализлау шуны күрсәтә: кибетләрдә аракы сату айдан-айга кими. Менә бүгенге көндә складларда 120 исемдәге алкогольле продукция бар, әмма үз сәүдә нокталарын тотучы эшмәкәрләр товар сорап килми,– дип үз зарын җиткерде "Әлки" куллану җәмгыяте җитәкчесе Рамил Сәлахов. –Алсалар да, 10-15 меңлек кенә алып китәләр, анысын да сата алмыйбыз, дип зарланалар. Халык ачыктан-ачык әйтеп тора: авыл саен аракыны яшереп сатучылар үрчи. Соң, үзегез исәпләп карагыз әле: Төгәлбәйдә 160 лап кеше яши, аена 3 тартма аракы сатылмый. Ә 20 ләп кешесе булган Катюшинода ай саен 6 тартма аракы, шәраб реализацияләнә. Нәтиҗә бер генә: Төгәлбәй якларында законсыз реализация бар. Һәм бу күп кенә авылларда шулай. Менә без, эшмәкәрләр, алкогольле эчемлек сатуга кыйммәт бәягә лицензия алабыз, салымнарын түләп барабыз. Бездәге аракы сыйфатлы. Шул ук вакытта бер тиен чыгым тотмыйча, өеннән әллә нинди шикле, исәнлек өчен куркыныч спиртлы сыекча сатып, байып ятучылар да бар.
Легаль булмаган "сәүдәгәрләр" белән ничек көрәшүләре хакында район эчке эшләр бүлегеннән Илдус Нуруллин сөйләп үтте. Әмма шул ук саннар хокук сакчылары тырышлыгының нәтиҗәлелеген уңай бәяләми шул; ел буена алар законсыз аракы сатучыларга карата нибары 3 җинаять һәм 1 административ эш кузгатканнар. Район башлыгы вазыйфаларын үтәүче Александр Никошин хокук сакчыларына бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеген, алга таба үзе дә хокук сакчылары эшчәнлеген контрольдә тотачагын әйтте. Чынлап та, "итәк астыннан" кайда эшләнгәне дә билгеле булмаган (еш кына үзләре үк спиртны су белән сыеклатып аракыга әйләндермиләр микән әле?) исерткеч эчемлек сатып закон бозучыларга карата катгый чаралар күрергә күптән вакыт инде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Катулар турында шторм кисәтүе Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән һавада һәм туфракта туңулар көтелә 0..-2°.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Нурлат филиалы кредитны рәсмиләштергәндә кулланучылар хокукларын бозудан ничек котылырга кирәклеге турында сөйли
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Нурлат филиалы кредитны рәсмиләштергәндә кулланучылар хокукларын бозудан ничек котылырга кирәклеге турында сөйли
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Нурлат филиалы кредитны рәсмиләштергәндә кулланучылар хокукларын бозудан ничек котылырга кирәклеге турында сөйли
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Нурлат филиалы кредитны рәсмиләштергәндә кулланучылар хокукларын бозудан ничек котылырга кирәклеге турында сөйли
5
май, 2025 ел
Консультация-Әлки муниципаль районы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация-Әлки муниципаль районы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз