Район хәрби комиссариаты тырышлыгы белән контрактлы хезмәткә гражданнарны озату планы 106 процентка үтәлгән. Быел бездән 17 егет шундый хезмәтне сайлаган. Ә көзге чакырылыш планының үтәлеше 102% тәшкил итә. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә чакырылышны югары дәрәҗәдә оештыруга үзеннән зур өлеш керткәне өчен район башлыгы вазыйфаларын үтәүче, район башкарма комитеты җитәкчесе (ул шулай ук чакырылыш комиссиясен җитәкли) Александр Никошин “За укрепление боевого содружество” медале белән бүләкләнде.