Базарлы Матакта район мәдәният йорты янында боз мәйданчыгын катыруга керештеләр

2014 елның 27 декабре, шимбә

Алдагы елларда район халкы шугалактан рәхәтләнеп файдалана иде. Олысы-кечесе саф һавада тимераякта шуып кинәнде. Мәдәният бүлеге егетләре шушы көннәрдә  шугалакны ясап бетерегә уйлыйлар.

Базарлы Матак урта мәктәбенең хоккей тартмасында боз мәйданчыгы инде күптән ясалган. Балалар әлегә шуу күнекмәләрен шунда шомарталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International