Апак янында Әлки район чигендә юлда зур йөк автомобиле капланган

2014 елның 27 декабре, шимбә
Йөк машинасын йөртүче  тизлекне дөрес сайламаган. Әлеге юл участогында текә борылыш бар. Ул борылыш турында хәбәр итүче билгеләр дә куелган. Машина 15 тонна азык-төлек төягән булган. Аның йөге машинаның  ябык әрҗәсендә калган. Авария чикнең Ульяновск өлкәсе ягында булган. Автомобильне көпчәкләренә бастырып, юлдан алу белән дә күрше өлкә службалары шөгыльләнгән. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсенда юлда берничә йөз метрга сузылган автомобиль бөкеләре хасил булган. Машина йөртүче зыян күрмәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International